Мамадыш шәһәрендә игезәк балаларны һәм көмеш юбилярларны тәбрикләү тантанасы узды

2019 елның 14 июле, якшәмбе

12 нче июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм гаиләләрне тәбрикләү чарасы узды.

Мамадышлыларны быел игезәк балалар белән Егоровлар гаиләсе сөендерде. Евгений һәм Арсений –Владимир һәм Мария гаиләсе өчен котеп алынган сабыйлар, абыйлары Матвей өчен дә зур сөнеч булып дөньяга аваз салган энекәшләр. Игезәкләрне тәбрикләр өчен музыкаль котлау белән татар эстрадасында популяр игезәк җырчы кызлар Батыровалар чакырылган иде.

 25 ел бергә тату гомер кичергән көмеш юбилярлар – Галиевлар, Нигъматуллиннар, Гилаевлар, Хисамовлар, Хуҗиевлар, Низамовлар, Шәриповлар и Аглиуллиннар гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Аларга район башлыгы рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тәбрикләү сүзләрен бәйрәм партнеры булган “Sun&Moon” гаилә мөнәсәбәтләре Үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова тапшырды. Ул гаилә институтының хәзерге заманда аеруча зур роль уйнавын ассызыклады.

Әйтергә кирәк, Айгөл Ришатовна Район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International