Мамадыш райоында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне гөрләде

2019 елның 13 июле, шимбә

Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур җырлап-биеп фольклор ансамбле каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.

Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәммәбезгә дә тату гаилә тормышы теләде, юбилярларны җылы тәбрикләде. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина, бәйрәм партнеры - “Кояш һәм Ай” гаилә мөнәсәбәтләре үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова да иң изге теләкләрен җиткерделәр. “Тормышларыгыз мул, балаларыгыз тигез, оныкларыгыз тәртипле - инсафлы, үзегезгә бәхетле тормышта парлашып, озак еллар саулык белән гомер итәргә язсын!” – диләр алар.

Җөри авылы фольклор ансамбле күрсәткән туй йоласы, “Радуга” балалар бакчасының “Фәрештәләр” биюе, лотерея уйнату күренешләре бәйрәмгә нур өстенә нур булды. Җәйнең җылы, матур төнендә искиткеч бәйрәмгә җыелган мамадышлылар, тату бер гаилә булып оешып, татар эстрадасы йолдызларының чыгышын тыңлап рәхәтләнде, бергәләп күңел ачты. Әйе, гаиләгә багышланган бәйрәмнән беребез дә читтә кала алмый, гаилә – һәрберебез өчен таяныч һәм иң җылы учак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International