Лениногорск муниципаль районында ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2019 елның 19 апреле, җомга

2019 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Чарада «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкчесе урынбасары Друк Владимир Василий улы, РФ Пенсия фондының Лениногорск районындагы һәм Лениногорск шәһәрендәге идарәсе башлыгы Айгөл Әхмәтислам кызы Исламова һәм «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова катнашты. Яңа туган балаларның ата-аналары адресына аларның тормышындагы бәхетле вакыйга - бала туу белән котлау сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International