Азнакай районында Якуповлар гаиләсендә туган дүртенче баланы тантаналы рәвештә теркәү

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Азнакай җирлегендә яшәүче гаиләләрне ныгыту юнәлешендә төрле чаралар максатчан алып барыла. Районда яшьләрнең законлы гаилә төзеп яшәүләренә, сәламәт балалар табып, аларны әти-әнисе, әби-бабасы, туган төбәгенең горурлыгы итеп, тигез гаиләдә тәрбияләп үстерүенә нык әһәмият бирелә. Бу юлы да 16 апрель көнендә Азнакай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балалар туу йортында Мансур белән Фәйрүзә Якуповлар гаиләсендә дүртенче бала булып туган бала Мәрьямның тантаналы рәвештә чыгуын оештырды. Бу чарада Сукаеш авыл җирлеге башлыгы, бәхетле әти-әниләрнең эш коллективлары да, дуслары, матбугат һәм телевидение вәкилләре дә катнашты. Баш белгеч Светлана Шакирова бәхетле әти-әнигә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов исеменнән, Азнакай муниципаль районы Башлыгы М.З.Шәйдуллин исеменнән Котлау хаты, Мәрьямның туу турындагы таныклыгын тапшырды. Аның котлауларына башка килгән кунаклар да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International