Сарман районының бриллиант юбилярлары

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген Сарман авылында яшәүче Вагыйз һәм Гөлүсә Хафизовлар бриллиант туйларын –билгеләп үттеләр. “Ныклы гаилә” – федераль һәм “Мәхәббәт юлы буенча” республика проектлары кысаларында, аларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды. Юбилярларга изге теләкләрен шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов җиткерделәр. 
 Вагыйз абый белән Гөлүсә апа гомер буе колхозда, берсе – механизатор булып, икенчесе - терлекчелектә хезмәт куйганнар. Алар бер ул һәм ике кыз, тәрбияләп үстереп, бүген оныклар, оныкчыклар бәхетенә куанып яшиләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International