Азнакай районында менә дигән традиция – бу елның беренче яңа туган сабыйлары дөньяга килгән гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы булды

2019 елның 22 марты, җомга

Тантана сәбәпчеләренең символик саны ел саен елга туры килә – быел бу 19 бала иде. Әти-әниләр, абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең яңа әгъзалары белән шәһәр мәдәният үзәгенә җыелды. Бәхетле азнакайлыларны котларга хезмәт коллективлары вәкилләре дә килгән иде. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

- Быел районда 83 бала туды инде. Ел дәвамында мондый күңелле вакыйгалар бик күп булыр дип өметләнәбез, - диде ул.

Әти-әниләр үз уллары һәм кызлары өчен иң матур исемнәр сайладылар. Алар арасында Солтания, Салих, Идел, Халит бар. Шунысы игътибарга лаек, тагын шундый борынгы исемнәр яңадан торгызыла. Барлык балаларга һәм аларның әти-әниләренә сәламәтлек һәм бәхет!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International