2 гыйнвар көнне бала тудыру йортында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында беренче акт язуын рәсмиләштерделәр.
Документ 1 гыйнвар көнне Сафронов Александр һәм Гөлназ гаиләсендә туган кыз балага карата төзелде. Әти-әниләр кызларын Есения дигән исем белән атадылар. Ир белән хатынның икенче кызлары туды, олы кызлары Лилиана.