Лениногорск муниципаль районында Бөтендөнья игелеклелек көне

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның 13 ноябре Бөтендөнья игелеклелек көне итеп билгеп үтелә. Һәрбер кеше гомерендә яхшы һәм чын дуслар булуын теләп яши. Шуңа күрә дә бу бәйрәм бик мөһим, чөнки аның төп бурычы булып кешедә яхшы сыйфатлар булуын тудыру.  Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Вавилова Анжела исемендәге Фонд һәм Татарстан Республикасы ГХАТ идарәсенең “Гашыйклар исеменнән игелекле эшләр өчен” дип аталган иганәчелек акциясе уздырыла. Кубта җыелган чаралар Казан шәһәренең Балалар хосписындагы авыру балаларны дәвалау өчен биреләчәк. Бу фонд 2003 елда Вавилов Владимир белән Марина тарафыннан, кызлары Анжела хәтеренә багышлап нигез салына, март аенда фондка 15 ел тулды. Иганәчелек ирекле. Барлык теләге булганнарның бу акциядә катнашып авыру балаларга ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әйдәгез, бу көнне ваемсыз булмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International