Баулы әбие бәхетле булу серләрен ачты

2018 елның 3 августы, җомга

 Баулыда яшәүче  Мөхәрамә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Традиция буенча юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина өенә килеп котлады,  чәчәк бәйләме тапшырды һәм ил президенты котлавын  укып узды. Мухарама апа  бу сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады, хәтта күңеле тулып китте.

Мөхәрамә Сабир кызы 40 елдан артык Баулы икмәк пешерү заводында эшләгән. Шуннан  «Хезмәт Ветераны» исеме белән лаеклы ялга  киткән. Гомер буе алдынгылар сафында булып ул  төрле елларда лаборант, склад мөдире, экспедитор, технолог булып эшли.

Гомер биеклегеннән һәм тәҗрибәсеннән чыгып Мөхәрамә апа бәхетле гаилә тормышы  кору өчен  киңәшләр бирде:

- Беркемнең дә гаиләсендә барысы да шома гына булмый. Һәр кешегә дә күп авырлыклар узарга туры килә. Шуңа күрә, барлык ирләргә, хатыннарга  бер-береңә түземле булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, тырышып дөнья көтәргә, усал булмаска дип киңәш итәр идем. Нинди генә хәлләр булса да гадел, түземле, тырыш  һәм хезмәт сөючән булып калырга кирәк, аллаһы тәгалә кушканнарны эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International