Биектау районында 222 бала

2018 елның 3 августы, җомга

            2018 нче елның 2 августында Биектау ГХАТ  бүлеге бу елда 222нче булып теркәлгэн баланың әти-әнилэрен, Валиев Ильяс     Рафинат улы белэн Айсылу Фәнис кызы гаиләсен котлады. 2018нче елның 28 июлендә туган кызга Азалия дигән матур исем кушылды.
             222 санында яшерен мөмкинлекләр һәм тигезлек элементлары чагылыш таба. Бу саннарны кушкач гади 6 саны килеп чыга,ә  6 саны үз чиратында ,конфликтларсыз,гаугасыз идеаль гаилә символы булып тора.
Бәләкәчнең әти- әнисе тантаналы рәвештэ түү турындагы таныклык актына имза куйдылар.

ГХАТ  бүлеге башлыгы Нурзидә Жиханшина баланың гомерендә беренче документы-түү турындагы документны тапшырды һәм бәхетле гаиләне бу истәлекле көн белән котлады, Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International