Мөслим районында Хановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2018 елның 13 июле, җомга

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Вәрәш-Баш авылыннан Хановлар Заһит абый һәм Тәзкирә апа гаиләсе тәкъдим ителде.

13 июль көнне, Мөслим муниципаль районының “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален район Советы аппарат җитәкчесе Р.Г.Гарипов тапшырды. 53 елдан артык гаилә стажына ия булган –Заһит абый һәм Тәзкирә апа Хановлар күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр. Аларны тәбрикләргә күпсанлы туганнары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.

Хановлар гаиләсе үзләре турында сөйләде һәм яңа язылышкан парлар Әһлеевлар Илназ һәм Гөлназ белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләрне еллар дәверендә саклап калу серләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International