Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә нигезләре» дәресләре нәтиҗәләре буенча брейн-ринг

2018 елның 5 июне, сишәмбе

     2018 елның 5 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә нигезләре» дәресләре нәтиҗәләре буенча брейн-ринг узды.

     Быел брейн-ринг студентлар арасында  узды һәм Әтиләр көненә багышланды.

     Уен барышында катнашучылар  үз талантларын күрсәттеләр, иҗади конкурсларда катнаштылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

     Катанашучыларны компетентлы жюри  бәяләде. Алар арасында Түбән Кама ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина, Түбән Кама мәгариф Идарәсе җитәкчесе урынбасары Резеда Искандаровна Джалолова, Түбән Кама «Әтиләр берләшмәсе» рәистәше, №28 нче мәктәп директоры Рафаэль Руфикович Лотфуллин һәм №27 нче мәктәп директоры укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Михайловна Бардина да бар иде.

      I дәрәҗә дипломы  белән «Н. В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте» һәм «Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте» бүләкләнде.

     II дәрәҗә дипломы белән «Түбән Кама индустриаль техникумы» бүләкләнде.

      III дәрәҗә дипломы «Түбән Кама күп профильле көллиятенә» бирелде.

     Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International