Әлки районында балалар бәйрәме

4 июнь 2018 ел., дүшәмбе

Җәйнең беренче көне кечкенә халык – балалар өчен икеләтә бәйрәм – аларны Халыкара яклау көне дә, каникуллар да башланып китә бит. Шул уңайдан район мәдәният йортында тулы бер тантана оештырылды – физик мөмкинлекләре чикләнгән малайлар-кызларны кунакка чакырдылар.Аларны районнын башкарма комететнын житәкчесе Илнур Юсупов  котлап, сау-сәламәт булып үсүләрен, әйбәт укуларын теләде. Һәр елдагыча, Халыкара балаларны яклау көнен үткәрүгә Хәйруллиннарның Хәйрия фонды да үз өлешен керте. Фонднын директора Ирина Волостнова баларга матур теләкләр теләп, тәмле-томлы кучтәнәчләр тапшырды. Бу көн Иске Камка авлынан Шайхутдиновлар, Базарлы Матактан Зайдуллинар һәм Каримовлар гаиләләр өчен дә истәлекле булыр, чөнки Пенсия фонды идарәсе җитәкчесенен урын басары Гүзәл Шувалова кулларыннан ана (гаилә) капиталы турында сертификат һәм бүләкләр алдылар алар. Билгеле, бәйрәм булгач балалар концерт та карадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, “мәкерле” сорауларга һич буталмый җавап таптылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре нәни тамашачыларның күңелен күтәрергә тырышып, сәхнәгә әкият геройларын чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования