Яшь гаиләне тәбрикләделәр

2018 елның 8 июне, җомга

7 июнь көнне Теләче район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, Балаларны яклау көне уңаеннан Баландыш авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсен тәбрикләде. Бу көнне Илнар Хәйретдинов ике улы белән тормыш иптәше Алсинәне Теләче бала тудыру йортыннан каршы алды. Гаиләне тулыландырып өченче сабый Әхмәт дөньяга килде.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова яшь гаиләгә саулык – сәламәтлек теләде. Сабыйларыгыз сезнең, якыннарыгызның куанычы, сөенече булсын дип изге теләкләрен җиткерде. Гаиләгә ТР Президентының Тәбрикләү хатын һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International