Азнакайда матур традиция дәвам итә

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Гаилә ныклы - Россия көчле. Нәкъ менә шуңа күрә, безнең илдә гаиләгә барлык дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү өстенлек булып тора. Азнакай җирендә матур традициягә әйләнде - ел башында беренче булып туган сабыйларны котлау. Берничә ел элек бу инициатива белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыкты. Сайлау участогы итеп билгеләнгән Азнакай беренче урта мәктәбенең бәйрәм залы нәни сабыйларның  күңелле авазларына күмелде.

Бу бәйрәм әһәмиятле 18.03.2018. г. датага туры килде, һәм ел башында беренче булып туган 18 бала  һәм әти-әниләре район җитәкчесендән котлаулар кабул иттеләр. Шулай ук әти-әниләрне үзләре эшли торган оешмалар да тәбрикләде.

Аерым блог булып ана (гаилә) капиталы өчен 6 сертификат тапшырылды һәм котлауларны Азнакайда яшәүче Аглиулиннар гаиләсе дә кабул итте. 2018 елда 100 нче булып дөньяга килгән беренче балалары – кызларына алар Әдинә исемен сайлаганнар..Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге коллективы алар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Соңнан, күңелле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч тантанада катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International