Үткән февраль аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 34 сабый теркәлде: 16 малай һәм 18 кыз. Иң кечкенә бала 2510, ә иң зуры – 4720 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 40 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Злата, Анастасия, Данил.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 12 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 23 ел, иң олы кияүгә – 54, каләшкә – 52 яшь.