2018 елның 22 февралендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда, 14 яше тулган гражданнарга тантаналы рәвештә паспортар тапшырылды

2018 елның 25 феврале, якшәмбе

Тантанада Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасара Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы, миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы, "Яшь Гвардия", "Бердәм Россия" партиясе активистлары, ветераннар Советы вәкиле Гарипова Фиалка Вәлирахман кызы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты.

"Бүгенге көн - сезнең өчен бик мөһим вакыйга белән бәйләнде, - дип уз сүзен башлады Гөлфирә Рәфыйкова, - бүгенге көннән башлап сез мөстәкыйльлек аласыз, сезнең хокукларыгыз арта һәм сез үзегез алар өчен җаваплы, документларыгызны  горур саклагыз", - дип ассызыклады ул. Шулай ук, Елена Миннигаләмова яшьләргә, тормышларындагы иң мөһим документ алуларын искәртеп, бай тарихлы зур илнең гражданнары икәнлеген әйтеп, үз Ватаннарының патриотлары һәм үз илләренең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Бу вакыйга белән яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International