Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә чираттагы «Гаилә» дәресе

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 26 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен, «Гаилә» электив курсы буенча дәрес узды.

3 нче һәм 6 нчы мәктәп 10 нчы сыйныф укучылары өчен,  дәрес темасы «Гаилә хокукы» булды. Педагог-семьевед Әлфия Гыйниятуллина балаларга «никах», «гаилә», «гаилә хокуклары һәм бурычлары»  турында сөйләде. Дәрес барышында, һәр мәктәп арасыннан инициативалы төркем сайлап алынды, алар дәрес  процессында мөстәкыйль рәвештә үз сүзләре белән гаилә белән бәйле булган төшенчәләрне аңлатырга тырыштылар. Ике төркем дә биремнәрне уңышлы чишә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International