Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2018 нче елның 02 февралендә туган Минниханов Вячеслав Виталий улы. Вячеслав әтисе Виталий Олег улының һәм әнисе Анжела Алексей кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Вячеславнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.