Беренчеләр. Елның тәүге пары

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Район ЗАГС бүлегендә елның беренче парын аерым тәбрикләү традициясе яши. Быел 2018нең тәүге  өйләнешүчеләре булып тарихка Ләйсән Хәйруллина һәм Илшат Малюков кереп калачаклар. Алар өчен Мендельсон маршы 09 гыйнварда яңгырады. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева Малюковларның никахларын рәсмиләштереп, беренче гаилә гаилә документларын, тәүге пар буларак, чәчәк бәйәәме һәм истәлекле бүләк тапшырды.  

– Район хакимияте, ЗАГС бүлегеннән сәгать сезгә. Ул бәхетле озын гомерегезнең шаһиты булсын, бүгенге шатлыклы  мизгелләрне  исегезгә төшереп торсын. “Аягыгыз җиңел” булсын, – диде ул.

– Без дә  районда  быел яңа гаиләләр күп тууын, барысының да бәхетле яшәүләрен телибез, – диләр Малюковлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International