1968 нче елның 26 нчы июлендә Казанда туган.
1993 нче елда Казан дәүләт консерваториясен, 2007 нче елда Казан дәүләт финанс-икътыйсад институтын тәмамлаган (MBA).
1988-1990 – Казан шәһәренең махсуслаштырылган уку йортларында укытучы.
1990-1993 – ДТРК “Татарстан” радиосының музыка тапшырулары редакторы.
1993 нче елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында эшли. Сәнгать бүлегенең баш белгече, министр ярдәмчесе, социаль-мәдәни эш һәм муниципаль мәдәният оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарган.
2008-2009 – Тататрстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.
2009-2019 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы.
2019 елның 22 февраленнән - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән.